news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

«Сколково» конференциясендә Татарстаннан 15 стартап катнашты

«Сколково»да Startup Village халыкара конференциясендә Татарстаннан 15 стартап катнашты.

Алар арасында акцияләргә ислам таләпләре буенча инвестицияләр кертергә мөмкинлек бирә торган мобиль кушымта, финанс продуктлары һәм инструментлар белән кызыксына торган компанияләр өчен маркетплейс һәм башкалар бар. Иң уңышлыларын сатуга 15 миллион сум акча юнәлдереләчәк, дип хәбәр итә ТР Инвестиция-венчур фондының матбугат хезмәте.

Конференция кысаларында Евразия инновацияләр үзәгенең һәм Татарстан Инвестиция-венчур фондының технологик стартаплары өчен акселерация программасы финалы узды.

Быел барлыгы 317 гариза килгән, шулардан 15 башлангыч стадиядәге стартап сайлап алынган. Алар барысы да ясалма интеллект, IoT, медицина, мәгариф, финанс технологияләре һәм башка өлкәләрдәге уйлап табуларга юнәлдерелгән.

Финал сайлап алуда иң уңышлы проектлар билгеләнәчәк, аларның һәрберсе 15 миллион сумга кадәр инвестиция алачак, диелә хәбәрдә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100