news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мәктәпләрендә пилотсыз очу аппаратлары буенча түгәрәкләр ачарга ниятлиләр

Татарстан мәктәпләрендә балаларны пилотсыз очкычлар белән идарә итәргә өйрәтә торган секцияләр ачарга ниятлиләр. Укытучылар сыйфатында махсус хәрби операция ветераннарын җәлеп итәчәкләр. «Беренче патриот» иҗтимагый оешмасының Татарстандагы төбәк бүлеге рәисе Ирина Самолдина «Татар-информ» агентлыгына шул хакта сөйләде.

«Россия пилотсыз спорт федерациясе» гомумроссия оешмасы «Беренче патриот» иҗтимагый оешмасы белән берлектә пилотсыз очу аппаратлары җитештерүче «Авион» ҖЧҖ ярдәме ярдәмендә «Һөнәр аша тернәкләндерү: махсус хәрби операция ветераннарын пилотсыз технологияләр һәм тренерлык өлкәсендә эшкә урнаштыру» проектын гамәлгә ашыра башлады. Проект «ТехноСтарт 1.Б» программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

Шундый беренче сыйныф Мәскәүдә узган елның сентябрендә Россия Федерациясе Президентының Эшләр идарәсе каршындагы мәктәп базасында ачылды, дип өстәде ул.

Балалар дәресләрдә алган белемнәрен киләчәктә фәндә, сәнәгатьтә, логистикада, авыл хуҗалыгында һәм спортта куллана алачак, дип билгеләп үтте проект авторлары.

news_right_1
news_right_2
news_bot