news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Скинхедлар урысларга да, татарларга да һөҗүм итә башларга мөмкин – Эмиль Гатауллин

Бу җинаятьләрнең ниндидер бер үзәктән контрольдә тотылу мөмкинлеген кире кагарга ярамый, дип саный адвокат.

(Казан, 20 март, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). Казанда җинаятьләр кылучы скинхедлар әлегә башка милләтләргә һөҗүм итәләр, аннан соң алардан руслар, татарлар да зыян күрергә мөмкин. Адвокат Эмиль Гатауллин “Татар-информ” хәбәрчесенә шундый фикерләрен җиткерде.

Искәртеп үтик, соңгы айларда Казанда бер-берсенә охшаш җинаятьләр, хулиганлык актлары эшләнде. 

“Әгәр дә ике вакыйга арасында шактый вакыт узган булса, бу җинаятьләрне очраклы дип әйтеп булыр иде. Мондый очраклар күп булгач, бу җинаятьләрнең ниндидер бер үзәктән контрольдә тотылу мөмкинлеген кире кагарга ярамый“, – дип аңлатты ул. 

“Миңа калса, билгеле бер көчләр үзләрен сынап карый, – ди Эмиль Гатауллин. – "Татфондбанк" һәм икътисади ызгышлар белән бәйле булган проблемаларны кулланып, вакыйгаларны стабильләштерү эшчәнлегенә каршы омтылыш бара. Боларның ни өчен эшләнүен һәм кемгә файда китерүен әйтүе бик кыен".

Адвокат фикеренчә, ниндидер көчләр Федераль үзәк алдында республика хөкүмәтен вазгыятьне контрольдә тотмый дип күрсәтергә омтылырга мөмкин.

Вакыйгаларны искә төшерик. 2016 елның 23 декабрендә Ямашев проспектында тумышы белән Кыргызстаннан булган 40 яшьлек ир-атны кыйныйлар. 16 февраль – Гадел Кутуй урамында 24 яшьлек Чад гражданины, Казан федераль университеты студентының үле гәүдәсе табыла. 21 февральдә Җиңү проспектында 50 яшьлек Әфганстан гражданинының күзенә борычлы балоннан сиптереп, берничә тапкыр тимер әйбер белән башына сугалар. Соңрак бу җинаятьләрне эшләүдә шикләнүчеләр тоткарлана – алар неонацистлар Архипов һәм Хәлилов. 

16 мартта – яшь егетләр төркеме “Алтын” сәүдә үзәгендә хулиганлык гамәлләре кыла. 18 март – билгеле булмаган кешеләр Татарстан фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтына һәм Татарстан рәссамнар берләшмәсе һәм сынлы сәнгать музее стеналарына рәсемнәр ясап, тәрәзәләрен ватып китә. 19 мартта билгесез кешеләр Даурия урамында урнашкан кафеда сугыш оештыра. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100