news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

СКА – Гагарин кубогы иясе

Олег Знарок шәкертләре Магнитогорскида "Металлург" командасына каршы сериянең бишенче матчында уңышка иреште.

(Казан, 16 апрель, "Татар-информ"). Бүген Санкт-Петербургның СКА хоккей командасы финал сериясенең бишенче матчында Магнитогорскида "Металлург" командасын отып (5:3), Гагарин кубогына ия булды.

Шулай итеп, "Ак Барс", "Динамо" һәм "Металлург"тан соң СКА икенче тапкыр Гагарин кубогын откан дүртенче команда булды. Ә Олег Знарок – 3 мәртәбә кубок откан бердәнбер баш тренер.

Хоккей. Гагарин кубогы. Финал. 5 нче матч. "Металлург" (Магнитогорск) – СКА (Санкт-Петербург) – 3:5 (1:0, 1:3, 1:1).

1:0 Осала (Сантала, Хабаров, 08:49)

2:0 Антипин (Коварж, 23:56)

2:1 Гусев (Дадонов, Шипачёв, 27:00, күплектә)

2:2 Барабанов (Ковальчук, 29:23)

2:3 Дадонов (34:29)

2:4 Ковальчук (Херсли, 40:09)

3:4 Косов (40:55)

3:5 Плотников (58:48).

Сериядә исәп: 1 - 4 (4:5, 3:1, 1:2 ОТ, 2:3, 3:5).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100