news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тикшерү комитеты Херсон өлкәсендә 24 кеше үлгәннән соң теракт турында җинаять эше ачты

Украина Кораллы көчләре Херсон өлкәсендә кафе һәм кунакханәгә һөҗүм итү нәтиҗәсендә 20дән артык кеше һәлак булганнан соң теракт турында җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр иттеләр Россия Тикшерү комитетында.

Төбәк губернаторы Владимир Сальдо сүзләренчә, теракт нәтиҗәсендә 24 кешенең гомере өзелгән, тагын ким дигәндә 50 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. «Өч пилотсыз очкыч Хорлы авылында Кара диңгез буендагы кафе һәм кунакханәгә һөҗүм итте. Якынча мәгълүматлар буенча, 50дән артык кеше зыян күргән, 24е һәлак булган», – дип язган ул Телеграм‑каналында.

Сальдо ачыклык керткәнчә, һәлак булучылар үлүчеләр бала да бар. Аның сүзләренчә, дроннарның берсе яндыргыч катнашма белән җиһазландырылган булган. Украина Кораллы көчләре төн уртасында һөҗүм итә, шуннан соң янгын башлана – аны иртәнгә генә сүндерәләр.

Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар саны турындагы мәгълүматка төгәллек кертүне дәвам итәләр. Барлык яралыларга медицина ярдәме күрсәтелә, дип искәртте губернатор һәм барлык зыян күрүчеләр тиешле ярдәм алачак, дип өстәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot