news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әскәр Хөсәенов го уены буенча Европа беренчелегендә призлы урын алды

Рәшит Нәҗметдинов исемендәге мәктәп укучысы Хорватиядә ярышта катнашты.

(Казан, 18 март, "Татар-информ"). Казан укучысы Әскәр Хөсәенов го буенча Европа беренчелегенең көмеш призеры булды. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ярышлар Хорватиядә узды.

Рәшит Нәҗметдинов исемендәге мәктәп укучысы Әскәр Хөсәенов 12 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында ярышты. Аның белән тренерлар Гүзәл Сурма, Андрей Кульков шөгыльләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot