news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әскәр Айтматов белән Айрат Сибагатуллин Әтнәдә “Гүзәлем Әсәл” спектаклен карады

Спектакль Чыңгыз Айтматовның 90 еллык юбилее уңаеннан сәхнәләштерелгән.

(Әтнә, 7 февраль, "Татар-Информ, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Әскәр Айтматов һәм Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Әтнә дәүләт драма театрында  “Гүзәлем Әсәл” спектаклен карадылар һәм театр коллективы белән очраштылар. Бу турыда “Әтнә таңы” газетасы хәбәр итә.

Татарстанга язучы Чыңгыз Айтматов тууының 90 еллыгына багышлап кино төшерү өчен, Кыргызстан делегациясе килде. Әлеге делегация составында язучының улы Әскәр Айтматов та бар. 6 февраль көнне Кыргызстаннан килүчеләр Кукмара шәһәрендә кунак булдылар. Делегация Кукмара районының Туган төбәкне өйрәнү музеенда, Ч.Т.Айтматов исемендәге №1 гимназиядә, Мәчкәрә авылында яңа фильм өчен материаллар төшерделәр.

Туган төбәкне өйрәнү музее хезмәткәрләре Әскәр Айтматовны биредә төзелгән нәсел шәҗәрәсе белән таныштырдылар.

Кичә Әскәр Айтматов һәм республиканың мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Әтнә дәүләт драма театрында булып, театр коллективы белән очраштылар. Театрның яшәеше, киләчәге, үткәне, бүгенгесе хакында сөйләштеләр. Әскәр Айтматов театр бинасының стенасына куелган фото-күргәзмәләрне дә бик кызыксынып карады. Соңыннан кунаклар, Чыңгыз Айтматовның 90 еллык юбилее уңаеннан, Әтнә дәүләт драма театры сәхнәләштергән “Гүзәлем Әсәл” спектакленнән өзек карадылар, диелә әлеге хәбәрдә.

Кичә "Татар-информ" Чыңгыз Айтматовның улы Әскәр Айтматов Казанда язучылар белән әтисен искә алды, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100