Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сихтермә авылында узган «Уяв» чуваш бәйрәмендә кунакларга яңгыр чакыру йоласы күрсәтелде
Бүген Әлки районының Сихтермә-Хузангай авылында чуваш мәдәниятенең «Уяв» республика бәйрәме уза. Бәйрәмдә чуваш халкының көнкүреше, борынгы һәм бүгенге милли йолалары күрсәтелде. Бәйрәм кунаклары чуваш халкының борынгыдан килгән йоласы — Уяв бәйрәме иртәсендә табигый көчләрдән мул уңыш сорап яңгыр чакыру йоласының шаһите булды.
Чуваш йолалары буенча, Уяв бәйрәме иртәсендә, таң беленә башлау белән, яланда җыелып яңгыр чакыралар. Иртәнге сәгать өчләр тирәсендә яланга чыгып, күмәкләшеп зур казанда яңгыр боткасы пешерәләр. «Кагыйдә буларак, һәр авылда билгеле бер карчык — им-томнар укып, җаен-рәтен белеп ботканы пешерүче бар. Гадәттә, бу — авылның иң өлкән, иң тәҗрибәле, иң төпле карчыгы», – дип сөйләделәр йоланы оештыручылар.
Быел яңгыр боткасын Сихтермә-Хузангай авылының иң өлкән кешесе — 81 яшьлек Галина Альмукова пешергән. Аның оныгы — Илиана Альмукова бәйрәм кунакларын әлеге ботка белән сыйлады һәм яңгыр чакыру йоласының үзенчәлекләре, яңгыр боткасын пешерү нечкәлекләре хакында сөйләде.
Йола үтәлгәннән соң чуваш халкы көн дәвамында Уявны бәйрәм итә һәм, әлбәттә, табигый көчләрнең яңгыр яудырачагына ышана. «Бу көн гадәттәгечә һәр ел саен бик эссе булып килә. Ә кичен, чуваш халкын куандырып, гаҗәеп рәвештә яңгыр коеп ява. Күркәм традиция бүгенгәчә сакланып килә», – дип сөйләделәр оештыручылар кунакларга.
- «Уяв» — чуваш халкының милли бәйрәме. Үзенчәлекле мәдәниятне саклануга һәм милли традицияләрне ныгытуга юнәлтелгән комплекслы мәдәни-массакүләм бәйрәм. Ул 1940 елларда үткәрелә башлаган, беренче республикакүләм «Уяв» 1993 елда узган.
Бәйрәмдә күмәк җыр-биюләр, милли уеннар, әйлән-бәйлән кебек күңел ачу чаралары оештырылган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз