news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^“Система” акционер финанс корпорациясе” һәм “Идея” технопаркы стратегик килешүгә кул куячак

^“Система” акционер финанс корпорациясе” һәм “Идея” технопаркы стратегик килешүгә кул куячак

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Әнвәр Минһаҗев). Иртәгә “Идея” Инновация технопаркында “Идея” Инновация-производство технопаркы” ААҖ һәм “Система” акционер финанс корпорациясе” ААҖ арасында хезмәттәшлек турында Стратегик килешүгә кул куелачак. Бу турыда технопаркның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Килешүгә “Идея” Инновация- производство технопаркы” ААҖ генераль директор вазифаларын башкаручы Сергей Юшко һәм “Система” акционер финанс корпорациясе” ААҖнең фән һәм инновацияләр буенча вице-президенты Денис Моратов тарафыннан кул куелачак. Килешүгә кул куюның максаты – “Идея технопаркы” һәм “Система” АФК өчен кызыклы булган фәнни технологияләрне коммерцияләштерү һәм инвестиция программаларын финанслау өлкәсендә төрле юнәлешләр буенча ике яклы хезмәттәшлекне җайга салу. Әлеге килүшене тормышка ашыра башлауның башлангыч этабында телекоммуникация технологияләре, машина төзелеше һәм приборлар төзү өлкәсендә проектлар буенча уртак эш оештыру ниятләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot