Сишәмбе Татарстанда томан булуы һәм кырау төшүе көтелә
Синоптиклар ТР территориясендә куркыныч метеорологик күренешләр турында кисәтә
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Сишәмбе төнлә һәм иртән Татарстан буенча урыны белән томан булуы көтелә, шул к вакытта көндез һәм кич төньяк-көнбатыштан 15-16 м/с тизлектә җил.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белдергәнчә, сишәмбе алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Шул ук вакытта ведомство ТР территориясендә куркыныч метеорологик күренешләр турында кисәтә.
Төнлә һава температурасы 1-6 градус җылы тәшкил итә, кырау төшүе көтелә. Көндез 8-13 градус җылы. Республикада 16 сентябрь төнендә температура 0-5 градус кына җылы булачак.
Төнлә һәм көндез Казанда алмашынучан болытлы һава, көндез кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә. Төнлә температура 3-5 градус кына җылы, көндез – 10-12.