Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сишәмбе Татарстанда матәм көне дип игълан ителде
Бу хакта Татарстан Президенты Иделдә баткан теплоходтагы пассажирларның туганнары белән очрашуда белдерде
(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Сергей Семеркин). “Булгария” теплоходы һәлакәтендә үлүчеләр булу сәбәпле, сишәмбе Татарстанда матәм көне дип игълан ителде.
Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иделдә баткан теплоходтагы пассажирларның туганнары белән очрашуда белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Бүген ТР Президенты тиешле Указга кул куячак.
Искәртеп үтәбез, “Булгария” теплоходы белән булган фаҗига белән бәйле рәвештә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җәйге ялын өзеп, ашыгыч рәвештә Казанга кайтты һәм судно баткан урында булды.
Ул оператив штаб ачылган Куйбышевский Затон авылында киңәшмә үткәрде, аннары катерда фаҗига урынына китте.
“112” һәм оператив штабта(843) 227-46-56 кайнар линия телефоннары эшли, алар буенча коткарылган, зыян күргән һәм үлүчеләр хакында мәгълүмат алып була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз