news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Татарстанда -22 градуска кадәр салкын булуы көтелә

Иртәгә, 7 февральдә, Татарстан территориясендә болытлы һава көтелә. Төнлә һәм көндез урыны белән томан булачак, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге.

Урыны белән бераз кар явачак, төньяк-көнчыгыш, төньяктан талгын җил көтелә.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -11.. -16 градус күрсәтер, кайбер урыннарда 17-22 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -8..-13 градус салкын булуы фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100