news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сириядә самолет һәлакәткә очрап, Россиянең ике пилоты үлгән

Су-30СМ истребителе бүген иртәнге уннар тирәсендә Хмеймим аэродромыннан һавага күтәрелгәч, Урта диңгезгә төшкән.

(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Сириядәге авиаһәлакәттә Россиянең ике пилоты һәлак булган, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Россия Һава-космик көчләренең Су-30СМ истребителе бүген иртәнге уннар тирәсендә Хмеймим аэродромыннан һавага күтәрелгәч, Урта диңгезгә төшкән.

Очучыларның икесе дә соңгы мизгелгә кадәр самолетны коткарып калырга тырышкан.

Россия Оборона министрлыгында искәртүләренчә, һава судносының двигателенә эләккән кош гадәттән тыш хәлнең сәбәбе булырга мөмкин.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot