news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сириядә Россиянең Ми-8 вертолетын утка тотканнар

"Вертолеттагы Россия хәрбиләренең берсе дә зыян күрмәгән",- дигәннәр Үзәктә.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Шимбә көнне Сириянең Хама провинциясендә ИГИЛ ( РФ тыелган) террористик группировкасы боевиклары күчереп йөртә торган зенит ракета комплексыннан (ПЗРК) Россия Ми-8 транспорт вертолетына атканнар, дип хәбәр иткәннәр "Интерфакс" ка Сириядәге дошманлашкан якларны татулаштыру Россия үзәгендә.

"Вертолеттагы Россия хәрбиләренең берсе дә зыян күрмәгән", - дигәннәр Үзәктә.

"Тиешле биеклектә булып, экипажның осталыгы белән вакытында күреп, тиешле маневр ясалганга ракетаның вертолетка тиюеннән котыла алганнар", - дип хәбәр иткәннәр Үзәктә.

Вертолетка шимбә көнне Сириянең Хама провинциясендә Мәскәү вакыты белән сәгать 11ләрдә атылган. Ул Сириядәге дошманлашкан якларны татулаштыру Россия үзәге офицерлары озатуында гуманитар ярдәм алып бара торган булган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot