news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сириядә Россия Герое, полковник Рәфәгать Хәбибуллинга һәйкәл ачылган

2016 елның 8 июлендә Пальмира янындагы Хомс провинциясендә Рәфәгать Хәбибуллин җитәкчелегендәге вертолетны дошманнар бәреп төшергән.

Сириядә Россия Герое, полковник Рәфәгать Хәбибуллинга һәйкәл ачылган
https://tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Сириядәге Россия авиабазасы — Хмеймим территориясендә Россия Герое, полковник Рәфәгать Мәхмүт улы Хәбибуллинга һәйкәл ачылган. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

3 метрга якын биеклектәге һәйкәл колонна рәвешендә постаментка урнаштырылган полковник бюстын гәүдәләндерә.

Рәфәгать Хәбибуллин 2016 елның 8 июлендә Пальмира янындагы Хомс провинциясендә сугышчан бурыч үтәгәндә һәлак булган, ул боевиклар бәреп төшергән вертолет экипажына җитәкчелек иткән. Мәрхүмне Ульяновск өлкәсендәге туган авылында җирләгәннәр.

Тантана илне халыкара террорчылык төркемнәреннән азат итүдә Сирия халкына ярдәм күрсәтү буенча Россия тарафыннан хәрби операция башлануга биш ел тулган көнне узган. Чарага РФ Кораллы Көчләренең Сириядәге гаскәрләре берләшмәсе командующие, генерал-лейтенант Александр Чайко җитәкчелек иткән.

Һәйкәл ачылуда полковник Хәбибуллинның тол хатыны һәм улы, авиабаза хәрбиләре, шулай ук Сирия Гарәп Республикасы хәрби хезмәткәрләре катнашкан, дип хәбәр итте Вәкиллек.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100