news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сириядән килгән мигрант Түбән Камада рус телен өйрәнәчәк

Мигрантларга эшкә урнашу өчен телне өйрәнү турында махсус сертификат алырга кирәк.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада Сириядән килгән мигрант рус теле, Россия тарихы һәм РФ дә закон нигезләрен өйрәнү курсларына язылган. Бу хакта Түбән Кама районы рәсми порталы хәбәр итә.

Шәһәр Халык мәшгульлеге үзәге Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан квота алган, шуңа күрә студентлар бушлай укытылачак. Уку планы 144 сәгатьтән тора. Курсларны Украинадан һәм Таҗикстаннан килгән 4 мигрант узган.

Искәртеп үтик: мигрантларга эшкә урнашу өчен телне өйрәнү турында махсус сертификат алырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot