news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сириядә мәктәпне һөҗүмгә тотканда 22 бала һәлак булган - UNICEF

Тагын алты укытучы үлгән.

(Казан, 27 октябрь, "Татар-информ"). БМОның Балалар фонды (UNICEF) Сириянең Идлиб шәһәрендә 22 бала һәм алты укытучының һәлак булуы турында хәбәр итә. Бу хакта фонд директоры Энтони Лейкның оешманың сайтында урнаштырылган белдерүендә әйтелгән, дип яза "Новости" РМА.

"Алынган мәгълүматлар буенча, бүген Сириянең Идлиб шәһәрендә мәктәпкә һөҗүм вакытында 22 бала һәм алты укытучы үтерелгән", - дип билгеләп үткән Лэйк.

UNICEF белдерүендә балаларның нинди һөҗүм вакытында үлүе турындагы мгълүматлар юк.

Идлиб Сирянең төньяк-көнбатышында, Алепподан 40 чакрым ераклыкта урнашкан. 2015 елның мартыннан шәһәр төрле ислам группировкалары боевиклары контролендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100