news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сирия мөфтие, Ханты-Манси мөселманнары чакыруы буенча, Сургутка килгән

Таһир хәзрәт Саматов әйтүенчә, Сирия мөфтие кайбер мәгълүмат чаралары язганнарга ышанмаска һәм Интернетта танышканда сак булырга өндәгән.

(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Альбина Мөхәммәдиева). Сирия мөфтие, Ханты-Манси мөселманнары чакыруы буенча, Сургутка килгән. “Әхмәд Хәссун Ханты-Манси округы Диния нәзарәте мөселманнары чакыруы буенча килде. Очрашу Сургут шәһәренең мәчетендә үтте”, – дип хәбәр итте ХМАО мөфтие Таһир хәзрәт Саматов “Татар-информ” хәбәрчесенә.

“Әхмәд Хәссун мәгърифәтчелек эшчәнлеген алып барды. Милләт, дин төрлелегенә карамастан, дус яшәүгә өндәде ул. Безнең округта 100дән артык милләт яши. Милли диаспоралар, татар автономиясе җитәкчеләре, студентлар, укучылар белән очрашулар үткәрде. Сириядә булган хәлләрне сөйләде.

Тыңлаучылар да Сириядәге тормыш белән кызыксынмый калмады. Шәһәр мэры Шувалов Вадим белән дә очрашты. Ханты-Манси округы хөкүмәте белән Сирия Гарәп Республикасы арасында килешү бар. Шул килешү буенча да бераз сөйләшеп үттек”, - ди ул.

“Терроризм белән шөгыльләнүчеләр - Сириядә яшәүчеләр дигән сүз түгел, - диде Әхмәд Хәссун. - Кешеләр интернетта төрле кирәкмәгән кешеләр белән танышып, шундый хәлдә калалар. Мондый кешеләргә бирешмәскә, беркатлы булмаска, дөрес юлдан барырга омтылырга кирәк. Үзебезнең динне, милли, мәдәни кыйммәтләрне саклап калырга. Гасырлар буена әби-бабаларыбыз биргән тәрбияне, милли, мәдәни кыйммәтләрне югалтмаска кирәклеген белдерде ул”, - дип әйтте Таһир хәзрәт.

“Шулай ук безнең округтагы барлык имамнарны җыеп, кешеләрне дуслыкка, тыныч, дөрес яшәргә өйрәтүләрен сорады. “Вербовка”га каршы чыгу ысулларын табарга, балаларны, яшьләрне ялгыш адымнан сакларга. Халыкка мәгълүмәт чараларына ышанмаска, интернетта танышканда сак булырга кирәклеген белдерде ул”, - ди Таһир хәзрәт.

Шулай ук Әхмәд Хәссун Владыка чакыруы буенча чиркәүгә барды. Шунда ул: “Владыка - христианнар һәм мөселманнар өчен, ә мөфти мөселманнар һәм христианнар өчен җаваплы булырга тиеш”, дип белдерде. Алар бер-берсенә истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

“Сириядә тынычлык урнашкач, киләчәктә үзебезгә аларның дин әһелләрен чакырып, бездә укыту өчен килешү төзү планлаштырылган”, - дип хәбәр итте Таһир хәзрәт.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100