news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сирия Кырымны Россиянең аерылгысыз өлеше дип саный

Ә Украина Президенты Петр Порошенко фикеренчә, Кырымны - Украинаныкы.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Сирия Кырымны Россиянең аерылгысыз өлеше дип саный. Бу хакта Сирия халык советы рәисе Хадия Аббас белдерде, дип яза "РИА-Новости".

"Советлар Союзы җимерелгәннән соңгы вакыйгалар һәм хәзергә кадәр бу федераль субъект үз тамырларына Россиягә кайта... Без Кырымның Россиянең аерылгысыз өлеше булуын таныйбыз", - дип китерә Sputnik сәясәтче сүзләрен.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин Киев гамәлләре Кырымны Россиягә кушуга китерде дип белдерде. Ә Украина Президенты Петр Порошенко Кырымны Украина территориясе дип санавын дәвам итә. Ул бу хакта Югары Радада тышкы һәм эчке сәясәт нигезләре турында еллык юллама вакытында белдергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100