news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сирия илчесе Казанда узачак БРИКС саммитында Әсәд һәм Эрдоганның очрашуын расламады

Төркия һәм Сирия Президентлары Рәҗәп Тайип Эрдоган белән Бәшәр Әсәднең Казанда узачак БРИКС саммиты кысаларында очрашу мөмкинлеге турындагы мәгълүмат расланмады. Сириянең Россиядәге илчесе Бәшәр Джаафари «Төньяк Кавказ: яңа геостратегик мөмкинлекләр» форумы кысаларында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Юк, безнең барлык үтенечләребез үтәлгәнче, Төркия басып алынган территорияләрдән чыгу турында безнең таләпләрне үтәми торып, безнең территорияләрдән чыгу һәм террорчыларга ярдәм күрсәтүне туктату буенча юл картасы төзелгәнче очрашу булмаячак», - дип искәртте дипломат, ике ил лидерларының очрашу ихтималы турындагы сорауга җавап биреп.

«Диалог бер яклы гына була алмый. Изге ниятләр ике яктан да булырга тиеш. Инде ничә ел мөнәсәбәтләрне яхшырту омтылышларына да карамастан, әлегә берни дә килеп чыкмады. Нәтиҗә юк», - дип аңлатты илче Сирия Гарәп Республикасы җитәкчелегенең позициясен.

Шул ук вакытта, Джаафари Бәшәр Әсәднең үзенең дә Казанда узачак БРИКС саммитына киләчәген әлегә расламады, дип искәртә агентлык.

Элегрәк Эрдоган Дамаск белән 2012 елда өзелгән дипломатик мөнәсәбәтләрне торгызырга әзер булуы хакында белдергән иде. Әмма, Анкара фикеренчә, диалог, аерым алганда, Төркия гаскәрләренең Сирия территориясендә булуына кагылышлы шартлардан башка гына алып барылырга тиеш.

Соңрак кайбер гаммәви мәгълүмат чаралары Сирия һәм Төркия лидерларының БРИКС саммиты кысаларында очрашу ихтималы хакында хәбәр иткән иде. Әмма Россия Хөкүмәте бу очрашуга аңлатма бирмәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100