Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сиринә Шаһимәрдәнова: Рухи байлыкны да васыять итеп калдырырга кирәк
Кеше тормышында матди кыйммәтләр генә түгел, ә рухи байлыклар да бар, ди Сиринә абыстай.
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Васыятьнамәдә матди кыйммәтләр генә түгел, ә рухи байлыклар да булырга тиеш, ди «Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесенең оештыру комитеты җитәкчесе Сиринә Шаһимәрдәнова.
«Васыятьне мирас бүлү итеп кенә карыйлар. Ләкин кеше тормышында матди гына түгел, ә рухи байлык та бар. Аларны да васыятьнамәдә күрсәтергә кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең үләр алдыннан кешеләргә бүлеп бирер малы булмаган. Ул зур бүләк итеп Коръән китабын калдырган», — диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.
Сиринә Шаһимәрдәнова сүзләренчә, васыять язу фарыз санала.
«Васыятьне һәр кеше исән чагында, акылы яхшы булганда язып, укып калдырырга тиеш. Васыять — бөтен мөселманнарга бик кирәкле фарыз бер гамәл», — диде ул.
Элегрәк «Татар-информ» Казанның «Гаилә» мәчете оештырган «Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесендә елдан-ел күбрәк кеше катнашуы турында язган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз