news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сираҗин дуңгызлары 16 калибрлы шома көпшәле коралдан атылган - Эчке эшләр министрлыгы

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, Югары Ослан районының Шеланга бистәсендә яшәүчеләр берничә тапкыр фермердан зарланган.

 (Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Светлана Белова). Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә республика фермерының сирәк очрый торган нәселле дуңгызларын үтерү  фактын шәрехләделәр.

"Сираҗин дүрт дуңгызы үтерелү турындагы гаризаны полициягә кичә язган. Һәлакәт урынына тикшерү-оператив төркеме барган. Үтерелгән дуңгызларны фермер хуҗалыгы территориясендә түгел, ә бистәнең төрле урыннарыннан тапканнар. Алар 16 калибрлы шома көпшәле коралдан атылган. Хәзер тикшерү бара", - дип белдерде Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Максим Костромин.

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, Югары Ослан районының Шеланга бистәсендә яшәүчеләр берничә тапкыр фермердан зарланган. Бакчачыларда дуңгызларның бистәдә ирекле йөрүе һәм бакчага кергәләүләре канәгатьсезлек тудырган. Алар берничә тапкыр фермердан дуңгызларны чыгармавын сораганнар.

Искәртеп үтик: бүген Морат Сираҗин аның хуҗалыгына ике һөҗүм очрагы булуы турында хәбәр иткән. Элек аның читәнен җимергәннәр, җиләк-җимеш агачларын сындырганнар. Аннары билгесез затлар сирәк очрый торган нәселле дуңгызларын атып үтергәннәр. Фермер зыянны 200 мең сум дип бәяләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100