Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы синхрон йөзүчеләре Россия Кубогында җиде комплект медаль яулады
21-24 ноябрьдә Калининградта синхрон йөзү буенча Россия Кубогы узды.
Татарстан Республикасы җыелма командасы спортчылары - Чаллының «Дельфин» олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе вәкилләре - «төркем» олимпия дисциплинасында җиңде, турнирда исә барлыгы җиде комплект медаль яулады.
Команда составында Виктория Алекина, Дарья Андрушкевич, Амалия Белоглазова, Александра Гареева, Дарья Изюрова, Ксения Кашина, Яна Ларионова, Әдилә Ризванова, Аделина Сәгыйтова, Эльвина Сәгыйтова, Зәринә Хәмитова һәм Милана Шәйхетдинова алтын медальләргә лаек булды.
«Төркем» дисциплинасында җиңүдән тыш, Татарстан җыелма командасы дуэтларда ике көмеш (техник һәм ирекле программалар) һәм дүрт бронза медаль (төркемнәр арасында техник һәм ирекле программаларда, шулай ук соло һәм ирекле солода) яулады.
«Соло» дисциплинасында - Белоглазова, ә дуэтларда Андрушкевич һәм Анна Орочко уңышка иреште.
Команданы тренерлар Юлия Белоглазова, Дарья Туркина, Алина Чурбанова, Анастасия Лукьянова һәм Алексей Киров әзерләгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз