news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Синтез" тренеры - Андрей Афанасьев

"Синтез" тренеры - Андрей Афанасьев

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Александр Абрамов). Киләсе сезонда "Синтез" су тубы белән уйнаучы команданың баш тренеры Владимир Захаровның ярдәмчесе су поло уенының танылган судьялары когортына кергән Андрей Афанасьев булачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында интернет-конференциядә билгеле булды.

Дәрәҗәле Андрей Афанасьев өчен узган сезон соңгысы булды, чөнки 55 яшь - бу эш белән шөгыльләнүче өчен соңгы чик. Сүз уңаена, хәзерге вакытта аның Италиядәге 45 яшьлек коллегасы Пьерлуиджи Коллин охшаш хәлдә калган, аңа милли футбол федерациясе тагын бер ел эчке чемпионат уеннарына хезмәт күрсәтергә мөмкинлек биргән (футбол судьясының эшләү яше - 45).

Дөрес, Андрей Афанасьевка судья карьерасы белән аерылышырга җиңел түгел. Әмма башка юл - таныш тренерлык эше бар. Ул Владимир Захаровка чираттагы, хәзер кыйммәтлерәк медальләр яулау юнәлешендә ярдәм итеп, тренерлык эше белән шөгыльләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100