news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^«Синтез» Россия кубогына уеннарын башлый

^«Синтез» Россия кубогына уеннарын башлый

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Александр Абрамов). Иртәгә Кириши шәһәрендә су полосы буенча Россия кубогы ярышлары башлана, аңарда ике төркемгә бүленгән 8 команда катнаша. «А» төркеменә хәзерге ил чемпионы Чеховның «Штурм-2002», Мәскәүнең «Динамо-Олимпиский» һәм ЦСК ВМФ клублары, шулай ук Волгоградның «ЛУКойл-Спартак» дублерлары эләккән. Казан «Синтез»ы - «В» төркемендә, биредә аларның көндәшләре Волгоград, Чехов һәм башкаланың «Динамо» командалары булачак. Россия сезоны кысаларындагы үзенең беренче уенында Владимир Захаров уенчылары «Штурм-2002-Юниор» клубы белән очрашачак.

Төркем уеннары нәтиҗәләре буенча икешәр яхшы команда билгеләнә, алар Кубок өчен көрәшне ярымфиналда дәвам итә: «А» төркеменең беренче командасы «Б» төркеменең икенче командасы белән очраша, ә «Б» төркемендә беренче булган – «А» төркеменең икенче командасы белән очраша. Әлеге парда җиңүчеләр 15 октябрьдә хәлиткеч көрәштә көч сынашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot