news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклары һава торышы шартлары начарлану турында кисәтә

13 декабрь көнне урыны белән җилнең секундына 15-18 метрга кадәр җитүе, шулай ук буран көтелә

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе 12 декабрь 18 сәгатьтән башлап 13 декабрь 18 сәгатькә кадәр һава торышы шартлары начарлану турында кисәтү таратты.

Татарстан синоптиклары хәбәренә караганда, 13 декабрь төнлә һәм көндез республика буенча урыны белән һәм Казанда көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан исүче җилнең секундына 15-18 метрга кадәр җитүе, шулай ук буран көтелә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot