Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Синоптиклар Үзәк Россиядә кинәт суытачак дип кисәтә
Людмила Паршина сүзләренчә, салкын булачак дип фаразларга иртәрәк.
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Киләсе атна ахырында Россиянең үзәк һәм төньяк-көнбатыш төбәкләрендә температура төшәчәк. Бу хакта «Россия газетасына» Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина сөйләде.
Синоптиклар фаразлары буенча, атна башы рекордлы җылы булачак.
Паршина сүзләренчә, пәнҗешәмбедән суытачак. 23 гыйнварда кар явачак. Температура -1…-6 градус булыр дип көтелә.
24-26 гыйнварда урыны белән кар явачак Төнлә температура -3…-8 градус һәм көндез -1…-6 градуска кадәр төшәчәк.
Владимир шәһәрендә пәнҗешәмбе көнне -4…-5 градуска кадәр салкынайтачак. Рязаньда температура -3 градус, Тверь һәм Санкт-Петербургта -1 градус, Тула һәм Калугада -2 градус булачак.
Людмила Паршина сүзләренчә, салкын булачак дип фаразларга иртәрәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз