news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар юлларда бозлавык турында кисәтте

Синоптиклар юлларда бозлавык турында кисәтте
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, бераз кар ява. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Термометр баганасы -13 дән -8 градуска кадәр күрсәтәчәк. Төнлә аерым районнарда секундына 15-17 метрга кадәр җил искән буран фаразланган.

5-13 декабрьдә республикада аномаль салкын һава торышы көтелү сәбәпле, давыл турында кисәтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot