news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар юлларда бозлавык һәм томан көтелүе турында кисәтте

Җомга, 8 апрельдә, төнлә һәм иртән Татарстанда томан көтелә. Республика юлларында көчле бозлавык булачак. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул турыда кисәтә.

Киләсе тәүлектә, ягъни җомга көнне аязучан болытлы һава булуы фаразлана. Көндез явым-төшемнәр көтелми, төнлә һәм иртән юеш кар һәм яңгыр явачак. Җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан булыр дип көтелә.

Синоптиклар төнлә һава температурысының -3°... +2°, көндез +9°... +14° җылы булачагы турында җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100