news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар яшен һәм томан турында кисәтә

Иртәгә төнлә һәм көндез җилнең тизлеге 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

Синоптиклар яшен һәм томан турында кисәтә

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә яшенле һәм көчле җил булырга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәгә төнлә һәм көндез көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге 15-20 метрга җитәргә мөмкин, шулай ук яшенле һәм көчле яңгыр булачак.

Моннан тыш, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан булырга мөмкин. 

news_right_1
news_right_2
news_bot