news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар янә салкыннар килүен һәм кырау төшү турында кисәтә

Бүген Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан территориясендә суыклар аркасында шторм кисәтүе игълан итте.

Дүшәмбе көнне, 23 майда, төнлә һәм иртән төбәк буенча урыны белән «һавада һәм туфракта -2 градуска кадәр салкыннар көтелә», – дип билгеләп үтә синоптиклар. Мондый һава шартлары сишәмбе көнгә дә – 24 майга да фаразлана.

Республика метеорологлары мәгълүматларына караганда, май азагына кадәр Татарстанда һава температурасы нормадан 5 градуска түбән булачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100