news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар янә кырау төшү ихтималы турында кисәтә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе чираттагы шторм кисәтүен таратты. Алдагы ике көндә республикада тагын салкын була.

«Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 25 һәм 26 маенда төнлә һәм иртән урыны белән туфракта -1 градуска хәтле салкын булуы көтелә», – диелә хәбәрдә.

Элегрәк синоптиклар республика территориясендә 24, 25 һәм 26 май көннәрендә һава торышының үзгәрүчән буласын белдергән иде. Бу көннәрдә һава температурасы климатик нормадан 6-8 градуска түбәнрәк булыр дип фаразлана.

На правах рекламы

news_right_1
news_right_2
news_bot