news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Яңа ел төненә һава торышын фаразлады

Яңа ел төнендә Россия территориясенең 80 процентында һава торышы климат нормасы дәрәҗәсендә яки бу күрсәткечтән югарырак булуы көтелә. Бу хакта ТАСС агентлыгына Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр иткән.

«Якынча исәпләүләр буенча, ил территориясенең 80 процентында температура нормага якын һәм аннан югарырак дип фаразлана. Иң тискәре аномалияләр Себер федераль округында көтелә», - диде синоптик.

Мәскәүлеләргә ул «суперйомшак һава торышы»  +2 дән -5 градуска кадәр һәм бераз явым-төшем вәгъдә итте. Санкт-Петербургта һава температурасы якынча -2..+2 градус булыр дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot