news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар янә Татарстанда кырау һәм җил хакында кисәтә

Җилнең тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итәчәк.

Синоптиклар янә Татарстанда кырау һәм җил хакында кисәтә
Михаил Захаров

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Якшәмбе көнне Татарстан Республикасы территориясендә янә кырау төшү һәм җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кайбер районнарда туфракта -1 градуска кадәр кырау төшәчәк», - диелә хәбәрдә.

Көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot