Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Синоптиклар ялларга сизелерлек җылытачак дип вәгъдә итә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Атлантик циклон килү белән Татарстанда һава температурасы күтәрелә башлаячак. Ялларда ук көндез +7 градуска кадәр җылыта. Бу климатик нормадан 3-4 градуска югары.
Һава торышы чәршәмбе үзгәрә башлый, иртәгә көндез һава температурасы + 4 градустан артмаячак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
9 һәм 10 ноябрьдә Татарстанда җепшек кар, урыны белән яңгыр яварга мөмкин. Чәршәмбе төнлә һава температурасы -3..+2 градус, көндез – 0..+5. Киләсе төндә 0..+4 градус, ә көндез +2..+7 градус көтелә.
Якынча мәгълүматлар буенча, җомга һәм шимбә республикада кабат яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һәм көндез һава температурасы нульдән югары булачак – 0..+5 һәм +2..+7 градус.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз