Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Синоптиклар ялларда һава температурасы түбән төшүе турында кисәтә
Юлларда бозлавык.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 27 гыйнварда төнлә һәм иртән республиканың көнчыгыш районнарында температура -25..-26 градус булачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге.
27 гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава саклана, явым-төшем көтелми. Көньяк-көнчыгыштан салмак җил. Төнлә һәм иртән иң түбән температура -16..-21 булачак, аязганда, -26 градуска кадәр җитә. Көндез -12..-17 градус.
28 гыйнварда аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз кар явачак. Көньяктан салмак җил исә. Төнлә һәм көндез -16..-21, аязганда -25 градуска кадәр суыта. Көндез иң югары температура -11..-16 градус булачак.
Юлларда бозлавык.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз