news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар яңгыр, яшенле яңгыр һәм көчле җил турында кисәтә

Көндез һава температурасы +18 дән +23 градуска кадәр күтәреләчәк.

Синоптиклар яңгыр, яшенле яңгыр һәм көчле җил турында кисәтә
архив

(Казан, 3 май, “Татар-информ”). Иртәгә, 4 майда Татарстанда урыны белән яшенле яңгырлар булачак. Яшен вакытында көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәгенең һава шартлары бозылу турындагы хәбәрендә әйтелә.

Татарстан синоптиклары фаразлары буенча, иртәгә аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән яңгыр явачак. Көндез явым-төшем ихтималы аз.

Төнлә республикада 6 градус җылы булачак. Көндез 18-23 градуска кадәр җылытачак.

  • Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot