news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар туфракта -2 градуска кадәр кырау турында кисәтә

19 майда Татарстан Республикасының кайбер районнарында бераз яңгыр явачак.

Синоптиклар туфракта -2 градуска кадәр кырау турында кисәтә
архив

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Якын көннәрдә, 19 һәм 20 майда Татарстан территориясендә урыны белән туфракта - 2 градуска кадәр кырау көтелә. Куркыныч агрометеорологик күренеш турында кисәтү Татарстан Гидрометеорология үзәге сайтында чыкты.

Метеохезмәт мәгълүматлары буенча, 19 майда Татарстан Республикасының кайбер районнарында бераз яңгыр көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, иртән һәм көндез көчәйгәндә секундына 15-18 метр тизлектә исәчәк.

Һава температурасы +10..+15 градуска кадәр күтәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot