news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар томан һәм көчле җил турында кисәтә

18 октябрьдә төнлә җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Синоптиклар томан һәм көчле җил турында кисәтә
архив

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 18 октябрьдә, Татарстан территориясендә көньяк-көнбатыштан көчле җил һәм томан көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз яңгыр явачак. Республиканың кайбер районнарында томан төнлә дә, көндез дә төшәчәк.

«Төнлә минималь һава температурасы +3..+8 градус, көндез максималь һава температурасы +6..+11 градус фаразлана», - диелә ведомство хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100