news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар томан һәм бозлавык турында кисәтә

Төнлә термометр баганалары - 11 градуска кадәр, аязган вакытта - 16 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Синоптиклар томан һәм бозлавык турында кисәтә
архив

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Киләсе атнаның беренче көнендә, 11 февральдә, төнлә һәм иртән башкалада һәм республиканың кайбер районнарында томан көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә термометр баганалары минус 11 градуска кадәр, аязган вакытта минус 16 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы минус 8 градустан минус 3 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Көньяк-көнбатыштан талгын җил фаразлана.

Синоптиклар шулай ук юлларда бозлавык барлыкка килү турында кисәтә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100