news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар тиздән талпаннарның активлашачагы турында кисәтә

Бөҗәкләр, беренче чиратта, йорт хайваннарына “һөҗүм” оештыра.

(Казан, 25 март, “Татар-информ”). Төбәктәге язгы җылы һава торышы урман бетләренең активлашуына китерәчәк. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Паразит бөҗәкләр кар катламыннан ачылган былтыргы яфрак-чирәмнәрдә уяна башлый. Көзен алар шулар астында күмелеп калган була. Кышын кар астында аларның организмы эшчәнлеге йомшара.

10 градус тотрыклы җылы һава торышы булганда алар активлаша башлый. Шунлыктан инде апрель уртасыннан эт хуҗаларына игътибарлы булырга киңәш ителә. Бөҗәкләр, беренче чиратта, йорт хайваннарына “һөҗүм” оештыра.

Март уртасында Россия фәннәр академиясенең Себер бүлегендә галимнәр талпанга карата яңа төр дару эшләүгә президент гранты откан.

news_right_1
news_right_2
news_bot