news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшен һәм боз яву турында кисәтә

Синоптиклар Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшен һәм боз яву турында кисәтә
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Бүген һәм иртәгә, 16-17 июньдә, Татарстанда һава торышы начарлану фаразлана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Якшәмбе кич, дүшәмбе төнлә һәм көндез республиканың Бөгелмә һәм Баулы районнарында урыны белән яшен көтелә, җил тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Урыны белән боз явуы ихтимал.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100