news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанның көньяк-көнбатышында яшенле яңгырлар фаразлый

Бүген, 13 июльдә, Татарстанның көньяк-көнбатыш өлешендә һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көн азагына кадәр Татарстанның көньяк-көнбатыш районнарында урыны белән яшенле яңгырлар яварга, җилнең тизлеге 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Шулай ук боз явуы да ихтимал.

Республиканың калган территориясендә явым-төшем көтелми. Көндез термометр баганалары +29 градустан югары күтәрелмәячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot