news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанга җәйге һава торышы әйләнеп кайтачакмы-юкмы икәнен әйтте

Августта Татарстанда яшәүчеләргә инде җәйге һава торышы әйләнеп кайтуын көтәргә кирәкми, дип хәбәр итә «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы синоптикларга сылтама белән.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина мәгълүматлары буенча, төбәк хәзер Россиянең Европа территориясенең күп өлешен биләп торган циклон үзәгендә. Төньяк-көнбатыш һава агымнары аркасында бу чор өчен түбән температура саклана – хәзер ул нормадан 4 градуска түбәнрәк.

Шул ук вакытта, Татарстанда туктаусыз яңгыр ява. Август башыннан бирле Казанда норманың 60 проценты, яки 35 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтелгән, Кайбыч районында исә ул 2,5 тапкыр (123 миллиметр) артып киткән. Шул сәбәпле Татарстан башкаласы урамнарын берничә тапкыр су басты, кибетләр зыян күрде. Әмма Татарстан игенчеләренә барысына караганда да кыенрак – бертекле культураларны урып-җыю 10 көнгә соңга кала.

Августта инде кояшлы һәм җылы көннәрнең әйләнеп кайтуын көтәргә кирәкми, дип фаразлый белгечләр.

«Августта һава температурасы түбәнрәк булачак, шул ук вакытта, явым-төшем күләме климатик нормага якын булыр дип көтелә. Республикада алдагы көннәрдә дә шундый һава торышы һәм циклон хакимлек итәчәк», - дип белдерде КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев.

Ул югары уку йорты медиапорталына биргән аңлатмасында билгеләп үткәнчә, тулаем 2024 елның җәен аномаль салкын дип санарга ярамый, чөнки беренче ике айда республикада җылы һәм хәтта эссе һава торышы күзәтелде.

«Метеорологлар һәм игенчеләр еш кына актив температуралар суммасы кебек терминны куллана, бу +10 градустан арткан уртача тәүлеклек температуралар суммасы. Әлеге күрсәткеч буенча җәй алда бара, ягъни бездә – җылы артыгы белән, без нормадан 10 көн тирәсе алдарак барабыз», - дип белдерде белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100