news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз турында кисәтә

Республикада секундына 17-22 метрга кадәр тизлектә көчле җил белән яшенле яңгыр көтелә.

Синоптиклар Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз турында кисәтә
архив

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Бүген кич белән һәм төнлә, шулай ук 15 майда Татарстан территориясендә җил тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр (Казанда секундына 15-20 метрга кадәр) көчәячәк, яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Шулай ук иртәгә Татарстанда боз һәм көчле яңгыр фаразлана.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, республикада һава торышы 15 майдан ук үзгәрә башлаячак. Эссегә алмашка салкынча һава киләчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100