news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда яшенле яңгыр көтелүе турында кисәтә

Республиканың кайбер районнарында төнлә һәм иртән томан көтелә.

Синоптиклар Татарстанда яшенле яңгыр көтелүе турында кисәтә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). 9 сентябрьдә, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә яшенле яңгыр көтелә. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Шулай ук кайбер районнарда төнлә һәм иртән томан төшүе ихтимал.

Алдан «Татар-информ» сентябрьнең икенче яртысында, кыска вакытлы салкыннардан соң, республикага әбиләр чуагы килә, дип хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot