news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз турында кисәтә

Синоптиклар Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз турында кисәтә
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Бүген, 6 июльдә, Татарстанда урнашкан көчле эсселек сакланачак, әмма республикага якынлашучы атмосфера фронтлары һава шартларының үзгәрүенә китерәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төбәктә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез һәм кичен урыны белән, шул исәптән Казанда да, кыска вакытлы яңгырлар явып узачак. Шул ук вакытта кайбер урыннарда, шул исәптән Татарстан башкаласында, фронталь бүлекләр үткәндә көчле яңгыр һәм яшен булуы ихтимал. Урыны белән эре боз яварга мөмкин.

Секундына 6-11 метр тизлек белән көньяк-көнчыгыш һәм көньяктан исүче җил көндезге һәм кичке сәгатьләрдә урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Кайбер урыннарда, шул исәптән Казанда, җилнең секундына 22-27 метрга кадәр көчәюе фаразлана (Бофорт шкаласы буенча көчле давыл).

Җылы төннән соң (+18..+23 градус) Татарстан территориясендә һава +32..+37 градуска кадәр җылыначак (республика башкаласында +34..+36 градуска кадәр).

Шулай да, метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, киләсе көннәрдә төбәктә температура фоны төшәчәк. Якшәмбе, 7 июльдә, термометр баганалары +31, ә дүшәмбе, 8 июльдә, +30 градустан югары күтәрелмәячәк.

  • Кичә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын аномаль эсселек вакытында сак булырга чакырды. Соңрак ул республиканың су объектларында контрольне арттыруны һәм янгынга каршы куркынычсызлык чараларын көчәйтүне таләп итте. Моңа кадәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы югары эсселек вакытында һәм җил көчәйгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәртте.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100