news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда яшен һәм көчле җил булачагы турында кисәтте

26 апрельдә Татарстанда яшен, көньяктан, көньяк-көнбатыштан көчле җил булуы көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Һава торышы көндез һәм кич бозылачак. Төнлә бераз яңгыр явуы көтелә.

Төнлә һава температурасы 5-10, көндез 18-23 градус булачак.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot