news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда яшен, боз һәм температураның бераз төшүен вәгъдә итә

Синоптиклар Татарстанда яшен, боз һәм температураның бераз төшүен вәгъдә итә

Бүген, 16 августта, Казанда кабат яңгыр көтелә, урыны белән боз явуы ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Кыска вакытлы яңгырлар, яшен, аерым районнарга көндез һәм иртән томан төшәчәк дип фаразлана. Җил тизлеге 6-11 м/с тәшкил итәчәк, әмма кыска вакытлы 15-20 м/с кадәр җил булырга мөмкин.

Төнлә термометр баганалары 13-18 градус күрсәтәчәк, ә көндез 24-29 градус чикләрендә тукталачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot