news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда яңгыр явачагын һәм көчле җил исәчәген фаразлады

Бүген Татарстанда һава шартлары начараячак, дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Республикада көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан көчле җил исәчәк, аның тизлеге урыны белән секундына 15 метрга кадәр җитәчәк.

Көн болытлы булачак, урыны белән бераз яңгыр көтелә. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +9..+14 градус тәшкил итәчәк. Казанда һава +11..+13 градуска кадәр җылына, көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан талгын җил исәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot